Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски сәхнәсендә кабат классик җырлар яңгырады


Әлфия Рубцова
Әлфия Рубцова

Узган елның апрелендә Омскиның Орган һәм камера музыкасы залында татар композиторларының классик әсәрләреннән торган концерт булып узган иде. Бер елга якын вакыт узганнан соң, Омски тамашачысының кабат классик җырлар тыңлау мөмкинлеге булды, әлеге концерт кабат күрсәтелде.

Узган елдагы кебек, быелгы концертны да Омски филармониясе артисткасы, халыкара бәйгеләр лауреаты Әлфия Рубцова әзерләде. Концертта катнашучылар да, программа да үзгәрешсез иде кебек. Әмма, Әлфия ханым фикеренчә, программада үзгәреш булмаса да, башкаручыларда берникадәр үзгәреш булган.

“Без беренче концертны әзерләгәндә нык дулкынландык һәм аны ниндидер хис-дәрт белән генә башкарып чыга алдык. Ә быелгысын ашыкмыйча, аңлап, җиренә җиткереп әзерләдек һәм концерт та башкачарак, югарырак дәрәҗәдә үтте кебек,” ди Әлфия ханым.
Әлфия Рубцова һәм Жалдус Иманкулова



Программа һәм катнашучылар

Әлфия ханым тәкъдим иткән программа “Матур булсын бу тормыш” дип исемләнгән. Анда танылган композиторлар Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Алмаз Монасыйпов, Мирсәет Яруллин әсәрләре һәм татар халык җырлары башкарылды.

Шуны да ассызыкларга кирәк, әлеге концертта төрле милләт халыклары катнашты. Казакъ кызы Жалдус Иманкулова Әлфия Рубцова белән бергә татар җырларын башкарды, рус милләтеннән булган Константин Беляков һәм Сергей Чупахин татар көйләрен фортепианода, гитарада һәм баянда уйнадылар.
Татьяна Юрьева



Концертка карата башкаручылар фикере

Концерт тәмамланганнан соң артистларның кайберләреннән татар көйләренә ничек караулары турында сорау мөмкинлеге булды.

Җырчы Жалдус Иманкулова татарча белми, җырларны ул сүзләрен ятлап башкара. “Татар көйләре бик матур, бик яратып башкарам” ди Жалдус туташ.

Музыкант Сергей Чупахин татар көйләре башкаруыннан ямь таба, көч ала икән. “Татар көйләрендә ниндидер энергия бар, аларны тапсаң, көй үзеннән үзе агыла башлый,” ди.

Концерт барышында алып баручы Татьяна Юрьева татар халкының йолалары, милли бәйрәмнәре, әкиятләре турында сөйләде, тәэсирле итеп кайбер әсәрләрнең рус телендә тәрҗемәләрен укыды. Айга менгән Зөһрә кыз турындагы әкият тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.
Тамашачылар



Тамашачылар фикере

Тамашачылар концертны узган елдагыдан да җылырак кабул иттеләр кебек. Ахырда артистлар янына килеп, рәхмәт әйтүчеләр, мондый концертларны ешрак оештырырга кирәк диючеләр күп булды. Дөрес, һәрбер эштә искәрмә булган кебек, концертка битараф булган тамашачы да очрады.

“Татар җырларын ошаттыгызмы, аңладыгызмы?”, дигән сорауга: “Юк, мин бер нәрсә дә аңламадым, тик утырдым инде, миңа мондый концертлар ошамый”, дип җавап бирде бер өлкән яшьтәге тамашачы.

Башкалар исә артистларга тирән рәхмәтле булулары турында белдерделәр. Аеруча өлкәннәр Әлфиянең аркасыннан сөеп рәхмәт әйттеләр, киләчәктә дә мондый концертларны оештыруын сорадылар.

Концерттан соң барган аралашу вакытында Әлфия ханым яңа концерт программасы өстендә инде эшли башлаулары турында әйтте. “Программага татар җырлары белән беррәттән, башкорт һәм казакъ халыкларының классик әсәрләре дә кертеләчәк”, диде.
Әлфия Рубцова дуслары белән
XS
SM
MD
LG