Accessibility links

Сыктывкарда мәчет салырга акча юк


Ниһаять Сыктывкарда мәчет төзелә башларга мөмкин. Үтәмилләтчеләр моңа каршылык йөзеннән имзалар җыйган иде.

Коми республикасы мөфтие Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов сүзләренчә, хакимият мәчет төзергә урыннар бирә, әмма акча булмау сәбәпле, аны тормышка ашыру мөмкинлеге юк.

“Дин дәүләттән аерылган, шуңа хакимият безгә ярдәм итә алмый. Акчаларны үзебезгә табарга туры килә”, ди ул.

Мөфти хакимият Усинскида Диния нәзарәте өчен ике катлы бина бирүен, ә Воркутада җир бирүен әйтә. Һәм хакимият тарафыннан гыйбадәт йорты төзүгә киртәләр булмавын белдерә.

“Бары үзебезнең көчебездән килми”, ди ул.

Акча җыя башлыйлар

Күптәннән инде Коми республикасы башкаласы булган Сыктывкарда мәчет төзү турында сүзләр йөрсә дә, әлегә аны башлый алганнары юк. Бу көннәрдә шәһәрнең милли мәдәниятләр үзәгендә узган “Исламда социаль теләктәшлек һәм һуманлык. Мөселманнар мәдәниятләр диалогында” дигән фәнни-конференциядә шул мәсьәлә кабат күтәрелгән.

Анда мәчет төзүне оештыру эшләре инде күптән бара, әмма мөселманнар гел ниндидер киртәләргә юлыга.

Әйтергә кирәк, Сыктывкардагы бу мәчетне төзү эше белән

Русия мөфтиләр шурасына караган Вәлиәхмәт хәзрәт түгел, ә Үзәк Диния нәзарәтенә кергән оешма йөри икән.

“Нур” җәмгыяте дип аталган оешма рәисе Фәрит хәзрәт Ибраһим инде документ эшләренең төгәлләнеп килүен әйтте.

“Бәлкем май аенда төзелеш эшләрен башлый алырбыз. 174 субай сугу өчен генә дә ике миллион сум кирәк. Мөселманнар акча җыярбыз дип әйтте инде”, ди ул.

Миңнехановта да акча юк

Әле ел азагында гына бер төркем урыс милләтчеләре бу мәчетнең төзелешенә каршы имза җыя башлаган иде. Әмма мөселманнары бу бик борчымый.

“Акча булса, аларга карап тормас идек әле. Кызганычка, финанс яктан мөмкинлегебез юк. Тәлгать хәзрәттән сораган идек, ул моны үзебезгә хәл итәргә сорады. Шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать юллаган идек. Ул да корылык сәбәпле, ярдәм итеп булмый дигән җавап кайтарды”, ди Фәрит хәзрәт.

Шул ук вакытта Коми интернет сәхифәләре форумнарында инде Сыктывкардагы мәчет төзелешенә акчаны Чечня президенты Рамзан Кадыйров, Мисыр бизнесменнары, төрек эшчеләре бирә икән дигән сүзләр дә таралды.

“Без бер дә каршы булмас идек. Кызганычка, акча бирүче юк шул. Мин элек нефть ширкәтендә бораулаучы булып эшләгән идем, шул аның җитәкчесе бераз ярдәм итә инде, кайвакыт “Лукойл” биреп куя шунда чаралар уздырганда”, ди Вәлиәхмәт хәзрәт.
XS
SM
MD
LG