Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс митингы белән татар пикеты: каршылык халык арасына чыкты


Урыс митингы белән татар пикеты: халык арасына каршылык
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:08 0:00
йөкләү

16 апрельдә Казан Кирмәне янында урысларның татар телен мәктәпләрдә укытуга каршылык белдерүләре, ә татарларның татар телен шовинистлардан якларга омтылуы Татарстанда милли көрәшнең ныклап торып яңадан кабынып китү ихтималын күрсәтте.

Урыс милләтчеләре мәгариф министры каршына җыелса, татарлар татар телен якларга Муса Җәлил һәйкәле янына килде. Каршылык чаралары шуны күрсәтте: урыслар татар телен җәмгыятьтән кысып чыгару өчен тырышса, татарлар урыс теленә каршы булмауларын, бары аны урысныкы белән тигез дәрәҗәдә күрүне таләп итте.

Урыслар үзләрен агрессив тотты


Урыс митингын күзәтүчеләр җыенга бик агрессив кешеләр килүен чамалады. Бирегә совет чорында татарларны җәмәгать урыннарында татарча сөйләшүдән тыйган, моны әдәпсезлек дип атаучылар җыелган иде.
Алар әле дә шул көннәрне сагынып яши, күрәсең. Һаман да татар белән урыс теленең тигезлеген таныйсылары килми. Һәрхәлдә күкрәкләренә суга-суга: “урыс теле!” дип кычкыручылар шундый тәэсир калдырды.

Хәтта урыслар янында татарча сөйләшеп торган яшьләргә дә кисәтү ясады ачулы урыс хатыннары. Шулай итеп, 20 ел эчләренә җыеп килгән ачуны бер көндә чыгарды бер төркем урыс милләтчеләре.

Урыслар митингка татар телен уку аркасында юньләп яза белмәүләрен күрсәткән плакатлар алып чыккан иде. Мисал өчен, күп урыслар “образование” урынына “абразавание” дип яза икән. Татар мәктәбен тәмамлап та яхшы итеп яза белгән татар баласы моңа аптырамый булдыра алмады. Укуда артта барган балалар өчен, юкса махсус мәктәпләр бар бит.

Татарлар офигели?

Митингка килүчеләр “Альберт Гыйлметдинов, безнең балаларның башын катырма!”, “Татарстан – ул Русия”, “Милли телләрне мәҗбүри укытмаска”, “Татарстан Конституциясен Русиянеке белән тәңгәлләштерергә” дигән шигарьләр алып чыкты. Хәтта “Минем туган телен – русский” дигән шигарь дә бар иде. Димәк, урыс татарның телен тулысынча бетерергә җыена.

Митингка 200-ләп кеше җыелса да, аларның күбесе махсус китерелүе аңлашылды.


Җыенда яшьләр дә чыгыш ясады. Медицина институты студенты татарларның урысча белмәвен, аларның кеше гомерен куркыныч астына куюын әйтеп узды. Хәтта татарларның ислам динен генә калдырырга теләүләре турыда да әйтүче табылды. Бер карт татар телен атнасына биш сәгать укытуны “офигели” дип бәяләде.

Урыс татарны куллана

Урыс милләтчеләре митинг вакытында бик отышлы алым кулланды – җыенда маңкорт татарларга сүз бирергә тырышты. Шулай да андыйлар бер-икедән артмады.

Шулай да урыс милләтчеләренең, анда җыелучыларның татар милли хәрәкәтеннән нык куркуы сизелде. Мисал өчен, Зәки Зәйнуллинга митингка сүз бирмәделәр. Бер хатынның татар яшьләренең урысча сөйләшмәүләренә кисәтү ясаган өчен, каршылык йөзеннән “Татарча!” дип кычкыра башлаулары аларны тәмам сискәндерде. Алар бер мәлгә бөтенләй катып калды.

Урыс татарны хөрмәт итми

Татар пикетында исә урысларга каршы сүз әйтелмәсә дә, аларның күрше халыкны хөрмәт итмәве искә алынды. Җыенда Рәфис Кашапов, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, журналист Искәндәр Сираҗи, драматург Илгиз Зәйниев, Наил Нәбиуллин чыгыш ясады.

Искәндәр Сираҗи урыс митингында халыкның күбрәк җыелуны, татарның артык толерант булуын, алга таба каршылык чараларын ешрак оештырырга кирәклеге турында сөйләде.

Илгиз Зәйниев исә урысның 45 минут татар теле дәресендә утырырга теләмәвен – татарга хөрмәтсезлек күрсәтүе дип бәяләде.

Язучы Зәки Зәйнуллин татар яшьләренә уку йортларында оешмалар оештырырга киңәш итте.

Татарлар “Татарстанда яшисең икән, татарча өйрән!”, “Татар телен өйрәнмәсәң, Дагыстанга кит”, “Щегловлар, милләтара низаг тудырмагыз!” дигән шигарьләр күтәреп торды.

Пикетны оештыручы Наил Нәбиуллин чыгышында Казанның татар шәһәре булуын искә алды. Һәм яшьләр “Казан – татар шәһәре” дип оран салды. Җырчы Исмаил “Яшә, татар!” җырын башкарды.
XS
SM
MD
LG