Хәлсезләнү һәм җиңелчә үпкә ялкынсынуы сәбәпле Үрдүн башкаласы хастаханәсенә салынган Гирак президенты Җәләл Талабаниның хәле тотрыклы һәм ул сәламәтләнеп килә дип хәбәр ителә. Гиракның Үрдүндәге илчесе Сәид әл-Хәйәни Талабани Амман хастаханәсендә тагын берничә көн дәваланачак диде. Талабани медицина тикшерүе өчен Амманга йәкшәмбе көнне китерелгән иде. Аның табибы Талабаниның йөрәге авыру дигән хәбәрләрне кире какты.