Гыйрак илдәге иминлек турындагы халыкара конференсиәдә АКШ, Иран һәм Сүрия катнашачагын раслады. Гыйрак премйер министры киңәшчесе Сами әл-Аскари катнашучы илләр хәзер ул конференсиәне кайчан үткәрү турында киңәшләшә диде. Сөйләшү март айында үтәр дип көтелә. Кушма Штатлар бу сөйләшүдә Иран белән Сүриәнең катнашуына басым астында ризалашырга мәҗбүр булды.