Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фараһта шартлау 2 кешене үтерде


Әфган рәсмиләре илнең көнбатышында юлга куелган бомба 2 кешене үтерде, 50-ләп кешене яралады дип белдерә. Эчке эшләр министрлыгы әйтүенчә, Фараһ шәһәрендәге бу шартлау өлкә политция башлыгы машинасы өчен әзерләнгән булырга охшый. Соңгы атналарда Фараһ виләятендә Талибан сугышчыларының күтәрелүе күзәтелә. Британия тышкы эшләр министры Маргарет Бекет Әфганстанның көньягындагы меңнәрчә британ хәрбие урнашкан Һелманд виләятендә булды. Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Бекет анда эшләвче цивиль һәм хәрби хезмәткәрләрнең хезмәтен югары бәяләгән. Күптән түгел Британия Һелманд виләятендәге сугышчыларга каршы көрәшү өчен өстәмә 1400 хәрби җибәрәчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG