Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасында Иран турында яңа резолюция өлгесе әзерләнә


Франция тышкы эшләр министры Филип Доуст-Блэзи БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия Иранга каршы чикләүләрне кырыслатучы яңа резолюция кысалары турында килеште диде. Доуст-Блэзи әйтүенчә, Британия, Кытай, Франция, Германия, Русия һәм Кушма Штатларның югары рәсмиләре бу турыда кичә бергәләп телефон аша сөйләшү нәтиҗәсендә килешкән. Тәһран уран баетуны туктатуны таләп итүче БМО Иминлек Шурасы резолүциясен үтәмәгәннән соң Иминлек Шурасында яңа резолүция әзерләү эше башланды.
XS
SM
MD
LG