Воронеж – Русиянең бу шәһәрендә Йәмәннән килгән студентны кыйнауда гаепләнгән кешеләрнең берсе кулга алынган. Калган 7-сенең кем булулары ачыкланган, аларны эзләү бара. Бу кешеләр Йәмән студентына якшәмбедә һөҗүм иткән. Шундый ук хәлләр Воронежда узган атнада да булган, анда Гыйрак һәм Нигерия студентлары кыйналган. Соңгы 3 елда Воронежда милләт-ара нәфрәт нигезендә берничә җинаять булды – Гвинея-Бисау, Перу студентлары һәм бер Вьетнам эшмәкәре үтерелде.