Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә юл кагыйдәләрен бозуыларга җәза кырыслатыла


Русия Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов Русиянең административ хокук бозулар канунына үзгәрешләр кертелгәннән соң юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме якынча 10 мәртәбә артачак дип белдерде. Грызлов матбугат очрашуында хәбәрчеләргә штрафлар күләмен түлисе килмәслек дәрәҗәгә җиткерергә кирәк диде. Аның әйтүенчә, Думаның җомга көн тәртибенә машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттыру максатындагы 14 канун өлгесе кертелгән. Грызлов сүзләренчә, бигрәк тә каршы як юлга чыккан өчен җәза кырыслатылачак.
XS
SM
MD
LG