Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранга каршы яңа резолюция өлгесе әзер


Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы Британиә илчесе Эмр Җонс Перри БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германиә атом программалары өчен Иранга каршы чикләүләр резолюциясе өлгесе турында килеште дип белдерде. Аның әйтүенчә, бу өлге бүген Иминлек Шурасына тапшырылган. Ройтерс хәбәр агентлыгы үзендә бу резолюция өлгесенең бер нөсхәсе булуы турында белдерә. Агентлык әйтүенчә, анда Иранның читкә корал сатуын тыю, Иранның атом һәм канатлы ракета программаларына бәйле кешеләрнең һәм ширкәтләрнең хисапларын туңдыру, һәм дәүләрләр белән оешмаларны Иранга бурычка акча бирмәскә чакыру бар.
XS
SM
MD
LG