Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад АКШка барырга тели


Нью Йорк – Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад БМО иминлек шурасының Тәһранга чикләүләр кертү карары тавышка куелачак утырышта катнашырга рөхсәт сорады. Бу мәсьәләне хәзер Шурада рәислек итүче Көньяк Африка вәкиле хәл итергә тиеш. Кушма Штатларның БМОдагы илчесе Алехандро Волф Әхмәдинеҗадның теләген сәер дип атады. "Шураның карарларын вак кисәкләргә ертып атачагын, аны ихтирам итмиячәген әйтеп килгән президент хәзер анда чыгыш ясарга тели – бу миңа сәер күренә" ди американ илчесе. Дәүләт департаменты вәкиле Sean McCormack Әхмәдинеҗад Кушма Штатларга килергә уйласа, аңа виза биреләчәк, дип белдерде. Шураның 5 даими вәкиле һәм Германия әзерләгән карар өлгесе тавышка киләсе атнада куелырга тиеш.
XS
SM
MD
LG