Италия хөкүмәте Әфганстанда Талибан тарафыннан тотык итеп алынган Италия хәбәрчесе Даниеле Мастрогиякомоның азат ителүе турындагы хәбәргә ышану өчен нигез юк дип белдерде.
Бүгенге әлегә расланмаган хәбәрләргә караганда, Талибан Мастрогиякомоны өченче тарафка тапшырган.
Мастрогиякомо һәм тагын 2 хезмәттәше узган атнада көньяктагы Һелманд виләятендә тотык итеп алынды.
Талибан әйтүенчә, ул Британ хәрбиләре өчен күзләү эшләре алып барганлыгын таныган.