Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта тагын 8 АКШ солдаты һәлак булды

Гыйрак полициясе әйтүенчә, бүген Багдадның күбесенчә шыгыйлар яши торган өлешендә базарда бомбалы машина шартлап кимендә 3 кешене үтергән. АКШ хәрбиләре Гыйракта тагын 8 американ солдатының һәлак булуын белдерде. Аларның 7-се шимбә көнне бәрелешләр нәтиҗәсендә үлгән. Берсе бәрелешләр белән бәйле булмаган очраклы казада үлгән. Җомга көнне интихарчылар агулы хлорин ташучы 3 машинаны шартлатып 350 кешене, шул исәптән 6 АКШ хәрбиен агулады. Хәзер агуланганнарга медитсина ярдәме күрсәтелә. Ул шартлатуларда 8 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG