Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин илдә булган казаларны ныклап тикшерүне таләп итә


Русия президенты Владимир Путин узган атна ахырыннан бирле илдә булган 3 зур казаны югары дәрәҗәдә тикшерергә кушты. Илнең 3 урынында булган очкыч казасы, ташкүмер шахтасы шартлавы һәм картлар йортындагы янгында барлыгы 200-ләп кеше үлде. "Әлбәттә бу фаҗигаләрнең сәбәпләрен ачыклау һәм тиешле нәтиҗәләр ясау өчен тикшерүләр иң югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш" диде Путин. Югары дәрәҗәдә үткәреләчәк тикшерүне премьер-министр Михаил Фрадков җитәклиячәк. Бүген Краснодар өлкәсендә бер авылда урнашкан картлар йорты янып 62 кеше һәлак булды. Күбесе төтеннән буылып үлгән. Краснодар өлкә прокуроры Леонид Кожинек хәбәрчеләргә җинаять эше ачылды дип белдерде. "Янгынның ни сәбәпләрдән һәм нинди шартларда булуын ачыклау өчен каты тикшерү эшләре бара" диде Кожинек. Кемерово өлкәсенең Ульянов шахтасында дүшәмбе көнне булган шартлаудан үлүчеләр саны йөздән артып китте. Шимбә көнне Самарда Ту-134 юлчылык очкычы төшеп утырганда казага юлыгып очкычтагы 57 кешенең 6-сы үлгән иде.
XS
SM
MD
LG