Хәбәрләргә караганда, Пакстанның Әфганстан янындагы Көньяк Вәзиртстан дип йөртелгән асаба җирләрендә җирле халык белән әл-Каидәгә бәйле сугышчылар арасында 3 көн дәвам иткән бәрелешләрдә кимендә 50 кеше һәлак булган.
Бәрелеш дүшәмбе көнне башланып киткән.
АКШ һәм әфган рәсмиләре Пакстанны ул җирләрдә сугышчыларга каршы җитәрлек чаралар күрмәүдә гаепли.