Рәсмиләр әйтүенчә, Мозамбик башкаласы Мапутода корал саклагычтагы сугыш кирәк-яраклары шартлап 70-тән артык кешене үтергән, 300-дән артык кешене яралаган.
Шартлаулар атнакичтә булган. Илнең иң зур корал саклагычындагы бу каза нәтиҗәсендә бомбалар һәм ракеталар тирә юнгә, кешеләр яши торган урыннарга төшкән.
Шартлаулар кимендә 3 сәгать дәвам иткән. Сәбәбе әлегә билгесез.