Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет-Ялта юлында пикет булмады


Акмәчет-Ялта олы юлында хәрәкәтне туктатыр өчен бүген 4 меңгә якын кырым татары җыелды. Чараның максаты – хакимиятләрнең җир бүлү мәсьәләсенә битарафлыгына каршылык белдерү иде. Милли мәҗлес әлегә бу чарага катнашмый. Әмма Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу, әгәр дә чаралар күрелмәсә, мәҗлес каршылык белдерүчеләргә ярдәм итә башлаячак, дип белдерде. Киләсе шимбә 31 март көнне дә Акмәчет-Ялта олы юлында шундый ук чара үтәчәк. Бу хакта бүген игълан ителде.
XS
SM
MD
LG