Гыйрак полициясе химик һөҗүм әзерләгән бер кешене кулга алган. Көнбатыш Гыйракта бу кеше 2 тонна шартлаткыч һәм берничә мең литр хлорин тулы машинада тоткарланган. Машина Рамади шәһәрендә су җиһазлары урнашкан берләшмә янында туктатылган. Гыйракта быел инде 7 химик һөҗүм булды. Көньяктагы Һасва шәһәрендә сөнни мәчетенә һөҗүм булган. Кимендә 4 кеше яраланган, шәһәрдә коммендант сәгате иглан ителгән.