Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Иранны британ диңгезчеләрен җибәрергә чакыра


Гыйрак тышкы эшләр министры Хошияр Зебари Иранны Британиянең 15 диңгезчесен һәм хәрбиен азат итәргә чакырды. Зебари узган төндә телефон аша Иран тышкы эшләр министры Манучир Моттаки белән сөйләште. Зебари Иран британиялеләрне диңгезнең Гыйрак өлешеннән алып киткән диде. Иран исә ул британиялеләр рөхсәтсез диңгезнең Иран өлешенә кергән иделәр дип тәкърарлый. Британия диңгезчеләр һәм хәрбиләр Гыйрак ягында диңгездә көндәлек эшләр алып бара иде ди.
XS
SM
MD
LG