Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Британ диңгезчеләреннән сорау алуга кереште


Иран узган атнада Фарсы култыгында тотылган 15 британ хәрбиеннән һәм диңгезчесеннән сорау алуга кереште. Иран тышкы эшләр министры урынбасары Мәһзи Мостафави Ассошиейтед Пресс агентлыгына Тәһран башта бу төркем диңгезнең Иран ягына ният беләнме, ялгышыпмы кергән булуын ачыклыячак аннан соң үз карарын чыгарачак диде. Иранның каты кул сәясәте тарафдарлары аларны күзләү эшләрендә гаепләп хөкем итәргә тели. Иран хәрбиләре аларны узган җомгада кулга алды. Британия алар кулга алынганда диңгезнең Гыйрак өлешендә көндәлек эшләр, сәүдә корабын тикшерү белән мәшгуль иде ди.
XS
SM
MD
LG