Грузиянең беренче президенты Звияд Гамсахурдиа җәсәде Грузиягә кайтарылды.
1990 еллар башында хакимияттә булган, соңрак Чечнягә качып киткән һәм шунда җирләнгән Гамсахурдиа тарафдарлары аның Чечнядән кайтарылган табутын шәмнәр яндырып каршылады.
Гамсахурдианы яңадан җирләү бу шимбәгә билгеләнде. Әмма аның кайда җирләнәчәге әле билгеле түгел.