Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш теркәүче ачлыкны дәвам итә


Федераль теркәү хезмәтенең Башкортстан бүлекчәсе башы Светлана Кудряшова зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Бу эш Русиянең Генераль прокуратурасына тапшырылачак. Моның турында Кудряшованың адвокаты Вәкил Харисов белдерде. Ул шулай ук Кудряшованың ачлык акциясен дәвам итүен дә ирештерде. Баш теркәүче 23нче март ачлык игълан иткән иде. Ул үзен гаепләүне үч алу дип исәпли. Кудряшова сүзләренчә, бу Президент хакимияте башы Радий Хәбиров һәм прокурор урынбасары Василий Гатауллиннар эше.
XS
SM
MD
LG