Төркиянең Ван күлендәге бер утравда X гасырда төзелгән борынгы әрмән чиркәве зур төзекләндерү эшләреннән соң бүген яңадан ачылды.
Чиркәүне музей буларак ачу тантанасында Төркия һәм Әрмәнстан рәсмиләре катнашты.
Бу тантана үзара дипломатик мөнәсәбәтләре булмаган ике ил арасында яхшы ниять күрсәтү гамәле буларак бәяләнә.
Анкара белән Ереван арасында мөнәсәбәтләрнең киеренке булуына Беренче Дөнья сугышы чорында Төркиядә әрмәннәрне күпләп үтерү турындагы бәхәсләр сәбәпче.