Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран телевидениесе британ хәрбиенең Иран чикләрен бозуны тануын күрсәтте


Бүген Иран телевидениесе тоткынлыктагы бер британ хәрбиенең үз төркеме белән узган атнада Иран суларына керүе өчен гафу үтенүен күрсәтте. Соңрак Британия премьер министры Тони Блэр бу мәсьәләгә бәйле Иранны изоляцияләү көчәя барачак һәм Британия узган атнада Фарсы култыгыннан Иран алып киткән 15 британ диңгезчесен коткару өчен каты, әмма шул ук вакытта сабыр булачак диде. Британия үз диңгезчеләренең диңгезнең Гыйрак өлешеннән алып кителгәнлеге турында белдерә, Тәһран исә алар Иран ягына кергән иде дип тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG