Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта 30-лап цивиль үтерелде


Гыйракның Төньягындагы Киркүк шәһәрендә интихарчы полиция үзәге янында машинада бомба шартлатып кимендә 12 кешене үтерде, бер йөзләп кешене яралады. Яраланучылар арасында якындагы мәктәп укучылары да бар. Якшәмбе көнне кораллы кешеләр ялган тикшерү капкасыннан алып киткән 19 цивильнең мәете Бакыуба шәһәре янында табылды. Аларның барысы да атып үтерелгән. АКШ хәрбиләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 2 шартлау нәтиҗәсендә 6 американ солдаты һәлак булды дип белдерә.
XS
SM
MD
LG