Бәләбәйдә ел да уза торган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале узды. Анда 300гә якын каләм иясе катнашты. Чарага Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Чувашстаннан Борис Тихоновлар да килгән иде. Фатих Кәрим исемендәге премия татарлардан әдәбият галиме Суфиян Сафуановка, башкорт шагыйре Мәүлетбай Ямалетдиновка, чувашлардан Чувашстан кунагы Борис Тихоновка, урыс язучыларыннан Симферопольдән килгән Александр Рутька бирелде.
Чарада катнашучыларга Бәләбәй аракы заводы елдагыча бәлзәмнәр бүләк итте. Аларның кабы китап рәвешендә эшләнгән. Һәрбер кунакка икешәр “том” шундый “китап” тапшырылды. Әлеге чараны аракы муллыгы буенча күпләр “Илһам шешәләре” дип атый.