Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирнеŋ җылынуы төньяк илләргә файдалы булыр кебек


Дөньякүләм җылынудан Русиә белән Канада кебек төньяк илләр файда гына күрергә мөмкин. Бу турыда җомга көнне Брүссельдә игълан ителергә тиешле БМОның Климат үзгәрешләре турындагы хисап өлгесендә әйтелә. Хисапта дөньякүләм җылынуныŋ аерым төбәкләргә ничек тәъсир итәчәге фаразлана. Анда иң зур зыян күпчелеге ярлы булган Африкадан Тын Океанга кадәр көньяк илләргә килер кебек диелә. Котыпларга якынрак урнашкан һәм күпчелеге бай булган илләр исә уңышның артуы һәм кышларныŋ җылынуы сәбәпле файда гына күрергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG