Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтне җыю – даими “вак” эшләрдән тора


Казанда 24 мартта үткән Русия татарларының федераль милли-мәдәни мөхтәрияте корылтаендагы чыгышларында Башкортстан делегатлары рәсми Уфа һәм Казанның үз республикаларыннан читтә яшәүче башкортларны һәм татарларны җыю, саклау, үстерүгә төрлечә караулары турында әйткән иделәр. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамил Бигнов, мәсәлән, Башкортстан җитәкчелегенең Башкортстаннан читтә яшәүче башкортларның үзаңын күтәрүне дәүләт дәрәҗәсендә актив рәвештә хәл итүләре соклануга лаек диде. Әмма, диде ул, ни сәбәпледер Татарстан үзеннән читтә яшәүче татарлар белән бик кызыксынып бармый. Чынлап та, 2002 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның дәүләт көченә таянып эш итә торган башкорт идеологлары, җанисәп үткәннән соң, ягъни республиканың эчендә һәм тышында татарларны башкортка әйләндерү чарасын уңышлы башкарып чыкканнан соң, тынычланып калмадылар гына түгел, киресенчә бу юнәлештәге эшләрен тагын да активлаштырдылар. Пермь краеның Барда районындагы татарча сөйләшүче халык янына даими рәвештә республика бюджеты исәбенә Башкортстаннан күпсанлы делегацияләр җибәрелә. Алар анда кешеләргә башкорт китаплары өләшәләр, җыеннар корып халыкка татар түгел, башкорт икәнлекләрен аңлаталар. Башкортстанның дәүләт телевиденисе андый очрашулардан репортажларны кат-кат күрсәтү белән мәшгуль. Самара, Чиләбе, Ырынбур, Курган, Свердловск һәм башка өлкәләрдә кабель телевиденисе аша Башкортстанның дәүләт телевиденисе тапшыруларын күрсәтү мәсьәләләре дә республиканың рәсми вәкилләре тарафыннан күтәрәлә, чишелә. Башкортстанның эчендә, дигәндәй, башкортлык байрагы тагын да биегрәк күтәрелә. Республиканың мәгълүмат чаралары, бигрәк тә телевиденисе даими рәвештә Башкортстанның Көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның татар түгел, башкорт икәнлекләрен “аңлаткан” материаллар бирә. Шулай, 4 апрельдә Башкортстанның дәүләт телевиденисе Татарстанга терәлеп торган Яңавыл районында үткәрелгән бер шәҗәрә бәйрәменнән репортаж күрсәтте. Тапшырудан күренгәнчә, ул яктагы татарлар Уран ыруы башкортлары икән. Кайбер кәкшәйгән картлардан башкорт булулары әйттерелә. Әлбәттә инде, барысы да саф татар телендә башкортлыкларын игълан итәләр. Шулай итеп, Башкортстанда дәүләт дәрәҗәсендә татарлык рухын тутыкландыру, сындыру бара. Җитмәсә теле ачылып та бетмәгән, дигәндәй, татар балаларына, мәҗбүри рәвештә, телдә һәм аңда буталчыклык тудыра торган башкорт теле укытыла. Әгәр инде татар милләтенең киләчәге-язмышының фәкать Татарстанда һәм Башкортстанда яшәүче татарларның иминлегенә бәйле икәнлеген искә төшерсәң, нәкъ Башкортстан җирлегендә татар милләтенең тамырына балта чабылганы аңлашыла. Кәрим Яуыш, Уфа
XS
SM
MD
LG