Германиянең төп мөселман оешмалары үз тавышларын көчәйтү һәм хөкүмәт белән бәйләнешләрне җиңеләйтү өчен уртак координацион шура булдыру турында килеште.
Германия Мөселманнарының Координацион Шурасы белдерүенчә, ул илдәге 2500-ләп мәхәлләнең 2 меңләбен вәкиллек итә.
Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе бу эшкә хуплау белдерде.
Германиядә 3 миллион 200 меңләп мөселман яши. Шуларның 2 ярым миллионы төрекләр. Мөселманнар саны белән Германия Көнбатыш Европада Франциядән кала икенче урында тора.