Әфганстанның көньягында Канада хәрби машинасы янында юлга куелган бомба шартлап 2 Канада хәрбиен үтерде, 2-не яралады.
Кадана саклану министрлыгы белдерүенчә, ул шартлау Канада хәрбиләре башка бер шартлауга юллыккан машинага ярдәм иткәндә булган.
Әфганстанның Көньягында НАТО җитәкчелегендәге көчләрдә Канаданың 2500-ләп хәрбие хезмәт итә.