Гыйрак парламенты әгъзалары парламент бинасында пәнҗешәмбе көнне булган шартлау турындагы махсус утырышта ил халкын бердәм булырга чакырды.
Вице-президент Гадел Гәбдел Мәһди без, хөмүмәттә, сәяси процессларда катнашу-катмашмавыбызга карамастан, илкүләм татулыкка китерүче чишелеш табарга тиешбез диде.
Гыйрак Ислам Дәүләте дип аталган әл-Каидәгә бәйле бер төркем парламенттагы шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.
Бу шартлауга бәйле булуда шикләнелдән, парламент бинасында эшләвче берничә кеше тоткарланды.
АКШ һәм Гыйрак рәсмиләре ул шарлавда 1 кеше үлде дип белдерде. Элегрәк сигез кешенең үлүе турында хәбәр ителгән иде.