Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 15 студент кулга алынды


Төньяк Иранда Мазандаран вилаятендә 15 студент кулга алынган. Аларны хәрби булмаган кием кигән күзләү хезмәте агентлары тоткарлаган дип хәбәр ителә. Талибәләр Мазандаран университетында кулга алынган Бижан Сабаг исемле студентны иреккә чыгаруны таләп иткән. Сабаг 14 апрел көнне уку йорты янында кулга алынган һәм аның кайда булганы билгесез. 15 студентның да кайда тотылганы хәбәр ителми. Югары уку йортында белем алучыларның "Дафтар Таһким Ваһдат" исемле реформалар яклы төркеме кулга алуларга борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG