Гыйрак башкаласында бүгенге шартлаулар нәтиҗәсендә 160-тан артык кеше һәлак булды. Иң канлы шартлау Багдадның шыгыйлар яшәгән Садриа бистәсендә булды. Анда кимендә 115 кеше үлде, 110-нан артык кеше яраланды.
Багдадның Садр шәһәре дип аталган өлешендә интихарчы бомбалы машинада Гыйрак полициясенең тикшерү капкасына килеп бәрелде. Кимендә 28 кеше һәлак булды, 30-лап кеше яраланды.
Бүген аңа кәдәр булган шартлауларда кимендә 16 кеше һәлак булып 30-дан артык кеше яраланган иде.
АКШ хәрбиләре Кармаһ шәһәре янында АКШ солдатларына һөҗүмнән соң 5 гыйраклы үтерелде, 30-лап гыйраклы тоткарланды дип белдерә.
Бүген Британ хәрбиләре илнең көньягындагы Майсан бистәсендә иминлек саклауны рәсми рәвештә Гыйрак көчләренә тапшырды.