Accessibility links

Лавров Сербияне Косово албаннары белән туры сөйләшүләргә чакыра


Русия тышкы эшләр минситры Сергей Лавров Сербия үзеннән аерылырга теләүче Косовоның статусы мәсьәләсен чишү өчен Косово албаннары белән турыдан-туры сөйләшүләр үтләрергә тиеш диде. Лавров моны бүген Монтенегро башкаласы Подгоритсада әйтте. Лавров шулай ук БМОның махсус вәкиле Мартти Аһтисаари тәкъдим иткән план сөйләшүләр өчен бердәнбер нигез булырга тиеш түгел диде. Аһтисаари Косовога халыкара күзәтү астында бәйсезлек бирүне тәкъдим иткән иде. Сербия бу планны кире кага.
XS
SM
MD
LG