Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә сәфәре кысаларында Вацлав Клаус Казанга да киләчәк


Чехия президенты Вацслав Клаус бүген Русиягә рәсми сәфәрен башлый. Бу аның Русиягә беренче баруы, аны ул Борис Ельцин каберенә чәчәк салудан башларга теләгән. Сәфәр барышында аның, Русия президенты Владимир Путин,Федератция Шурасы рәисе Сергей Миронов, Дума җитәкчесе Борис Грызлов белән очрашрга җыена. Бару максатларының берсе - Кушма Штатларның ракета калканын Чехиядә урнаштыру планы хакында фикер алышу. Якшәмбедә Вацлав Клаус Казанга килергә тиеш. Анда ул Татарстан һәм Чехия арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган форумда катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстанның Чехия һәм Словакия республикаларындагы даими вәкиле Зөфәр Абдулгалиев әйтте.
XS
SM
MD
LG