Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Кондолиза Райс ракета калканын Чехия һәм Польшада урнаштыру Русиянең иминлегенә берничек тә янамый, дип белдерде. Ослода, НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары очрашуы алдыннан чыгыш ясаганда Райс болай диде : «Русиянең меңләгән ракетасы бар. Русиянең атом стратегик системын ракеталарны бәреп төшерүче беничә җиһаз туктата алачак дигән сөйләшүләрнең мәгънәсе юк. Әлбәттә без сөйләшүләрне дәвам итәргә әзер, әмма 1980 елда булган хәлгә нигезләнеп түгел, ә без тәкъдим иткән әйберләргә бирелгән гадел бәяләмәгә таянын алып барырга телибез”. Ослода үтә торган саммит кысаларында Русия-НАТО шурасы утырышы да үтәчәк. Русия вәкиллчелеген илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли. Русия, ракета калканын Европада урнаштыруга кискен каршы чыга.