Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан тотыгы Франциягә кайткан


Париж – Әфганстанда 3 апрель көнне Талибан тарафыннан тотык итеп алынган һәм шимбә көнне иреккә чыгарылган Франция ватандащы Селин Корделье ватанына кайтты. Бу хәбәрне Франциянең Әфганстандагы илчелеге раслады.

Селин ханым белән бергә тотык итеп алынган тагын бер франсуз ватандашы һәм 3 әфганлы әле дә тоткында кала бирә. Талибан Әфганстандагы франсуз гаскәрләрен чыгарырга таләп итә, юк исә тотыкларны үтерү белән яный.
XS
SM
MD
LG