Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 136 Талибан сугышчысы үтерелде


АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре һәм әфган хәрбиләре әйтүенчә, Әфганстанның көнбатышындагы Һират виләятендә соңгы берничә көндә кимендә 136 Талибан сугышчысы үтерелгән. Коалиция көчләре якшәмбе көнне Шинданд районындагы атышларда 87 Талибан сугышчысы үтерелде дип белдерә. Ике көн элегрәк анда 49 Талибан сугышчысы үтерелгән иде. Бүген Шиндандта бер меңләп әфган район хакимият бинасына бәреп керде. Алар коалиция һәм әфган көчләрен ул бәрелешләрдә тыныч халыкны да үтерүдә гаепли. Коалиция исә тыныч халык арасында корбаннар юк ди.
XS
SM
MD
LG