Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат иреге кысылган илләр: Русия 3нче урында


Журналистларны Яклау Комитеты соңгы 5 елда матбугат иреклеге иң нык кысылган 10 илнең исемен атады. Алар – Эфиопия, Гамбия, Русия, Конго, Куба, Пакстан, Мысыр, Әзербайҗан, Морокко һәм Таиланд. Русиянең "кара исемлектә" 3нче урында торуы – илкүләм телевидение каналларының 3-сенең дә дәүләт карамагында булуы, соңгы 5 елда 11 журналистның үтерелүе белән аңлатыла. Кушма Штатларда урнашкан комитет бу хисапны атнакич билгеләнәчәк Дөнья Матбугат иреклеге көне уңаеннан игълан итте.
XS
SM
MD
LG