Бүген Гыйракта булган һөҗүмнәр вакытында кимендә 15 кеше һәлак булган. Һилла каласында аутобус шартлау нәтиҗәсендә 11 кеше үлгән. Мәхмүдия каласында булган атышуларда кимендә 3 кеше үлгән. Амара каласында билгесез кешеләр полиция хезмәткәрен үтергән.