Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш белән демократлар сугышка акча бүлү өчен компромис эзли


АКШның Вәкилләр Пулатындагы демократлар Гыйрактан гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләүне таләп итүче сугышка акча бүлү кануны турында тавыш бирүдә президент Дҗорҗ Буш ветосын үтү өчен зарур булган өчтән ике күпчелекне җыя алмады. Тавыш бирүдән соң Буш Конгресстагы 2 партиянең җитәкчеләрен Ак Йортта кабул итеп сугышка акча бүлү турында компромиска ирешү максатында сөйләшүләр үткәрде. Очрашудан соң ике як та канунны май ахырыннан да соңга калмый кабул итәргә кирәк дип исәпләүләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG