Accessibility links

Европа Сербиядә Көнбатышка караучы көчләрнең килешүен хуплый


Европа Комиссиясе Сербиядә Европага йөз тотучы хөкүмәт төзүгә таба яхшы тәррәкыять булуына хуплау белдерде һәм Белград белән Европа Берлеге арасында тыгызрак бәйләнешләр мөмкинлегенең артуы турында әйтте. Сербия телевидениесе бүген Көнбатышка караучы көчләрнең яңа хөкүмәт төзү өчен вәкаләтләрне бүлешү килешүенә ирешүен, шуның белән радикал милләтчеләрнең хакимияткә кайту мөмкинлеге кимүен игълан иткән иде. Күптән түгел Көнбатыш үтә милләтче Томислав Николичның президенттан кала икенче югары вазыйфага – парламент рәисе итеп сайлануына борчылу белдергән иде. Телевидение хәбәреннән соң Берлекне киңәйтү комиссионеры Олли Реен мин Сербиядә яңа реформачыл һәм Европага йөз тотучы хөкүмәт төзүдә тәррәкыять булуын ишеттем диде.
XS
SM
MD
LG