Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә артыннан мәхкәмә


Бәләбәй татар гимназиясе мәхкәмәләшүен дәвам итә. Узган ел “Башкортостан” гәзитендә гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәеновка каршы мәкалә чыкан иде. Хөсәенов мәкаләгә каршы үз җавабын биреп бастыра алмагач, Уфаның Совет районы мәхкәмәсенә бирде. Ләкин мәхкәмә бу эшне караудан баш тарткан иде. Инде Нурмөхәмммәт Хөсәенов әлеге эшне республиканың югары мәхкәмәсенә бирүен белдерде.
XS
SM
MD
LG