Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс: Русия ракета калканына киртә куя алмый


Мәскәү – Кушма Штатлар Русиягә Европада АКШның ракета калканын урнаштыруына киртә куярга бирмиячәк. Бу белдерүен дәүләт секретаре Кондолиза Райс бүген Русия президенты Владимир Путин белән очрашканнан соң ясады.

Мәскәү читендәге Ново-Огарево утырмасында үткән очрашуда тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнашты. Лавров сүзләренчә, тарафлар ике арадагы киеренкелекне киметү өчен, киләчәктә белдерүләрен йомшартырга килешкән. Сөйләшүдә, шулай ук, Косово мәсьәләсенә һәр тарафны канәгатьләндерерлек чишелеш табу кирәклеге әйтелгән.

Моның алдыннан Райс Русиянең кайбер сәяси партиләре, хөкүмәттән бәйсез оешмалар, мәгълүмәт чаралары вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу американ илчелегендә үтте.
XS
SM
MD
LG