Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара музейлар көне бәйрәм ителә


Башкортстанда 18 май - Халыкара музейлар көне уңаеннан байтак мәдәни чаралар оештырыла. Уфадагы һәм башка шәһәрләрдәге, районнардагы музейларда шушы көнгә туры китереп, шактый гына яңа күргәзмәләр эшли башлады.

Мисал өчен, Уфаның иң үзәгендәге Гоголь урамында урнашкан күренекле татар һәм башкорт язучысы Мәҗит Гафуриның йорт-музеенда берничә татар һәм башкорт язучысының тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Анда иң күп тарихи ядкарьләр атаклы татар язучысы Сәйфи Кудашныкы. Музейның директоры Фәнис Янышев сүзләренчә, ул әйберләрне, китапларны, төрле документларны, шәхси куллану кирәк-яракларын Сәйфи Кудашның кызы – Сөенбикә ханым тапшырган. Мәгълүм булуынча, шушы йортның бер өлешендә Сәйфи Кудашның да гаиләсе яшәгән.

Икенче бер күргәзмә Башкортстанның төп музее – Милли музейда ачылды. 143 еллык тарихы булган бу музейда республика биләмәләрендә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүрешен яктыртучы бик колачлы күргәзмә эшли. Аны ачу тантанасы барышында республика музейлары һәм мәктәпләр музейлары бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы да үтте. Шул хакта Милли музейның директоры Гали Вәлиуллин сөйләде.
XS
SM
MD
LG