Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 12 Талибан сугышчысы үтерелде


Әфганстанның Зһари район башлыгы әйтүенчә, бүген Талибан сугышчылары полиция тикшерү капкасына һөҗүм ясаган. Президент Хәмит Карзаи бомбалауны хөкем итте. Шул ук вакытта Канада премьер-министры көтелмәгән сәфәр белән Әфганстанга килде. Хәбәрләргә караганда ул Кабулга кичә килгән, мөмкинчелекләре чикләнгән балалар мәктәбендә булган һәм президент Карзаи белән очрашкан. Әфганстанның көньягында кичә кичке вакытта башлап, 2 сәгать дәвам иткән кораллы-бәрелешләрдә бер политция хезмәткәре белән кимендә 12 гыйсъянчы үлгән. Кичә күрше Забул виләятендә бер талибан сугышчысы политсия хезмәткәре тарафыннан атып үтерелгән. Шул ук вакытта Германия тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штайнмаер шимбә көн интихарчы һөҗүмендә 3 алман солдаты һәлак булган Әфганстанның Кундуз шәһәрен зиярәт итте. Штайнмаер бүген Кабүлда Президент Хәмид Карзаи белән очраша.
XS
SM
MD
LG