Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрд гыйсъянчысы 5 төрек хәрбиен үтергән


Анкара – Төркиянең көнчыгышында көрд гыйсъянчысы полиция бүлегенә ясаган һөҗүм нәтиҗәсендә 5 төрек хәрбие һәлак булган. Килгән хәбәргә караганда, гыйсъянчы кечкенә аутобус белән бүлек яныннан үзганда башта гранат ташлаган, аннары мылтыктан ут ачкан. Соңнан полиция хезмәткәрләре аның үзен атып үтергән.

Бүген Төркия тышкы эшләр министры Абдулла Гүл, Төркиянең Гыйрактагы көрд партизаннарына каршы хәрәкәт итергә хокукы бар дигән белдерү ясады. Бу турыда ул Анкарада Европа Берлеге төркеме белән очрашуда әйтте.
XS
SM
MD
LG