Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оештыру идарәсе утырышы


5нче июнь Мәскәүдә Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итүне оештыру идарәсе утырышы узды. Анда оештыру идарәсе рәисе, Русиянең финанс министры Алекей Кудрин, Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, премьер-министр Рафаэль Байдәүләтов һәм оештыру идарәсенең башка әгъзалары катнашты. Утырышта сүз финанслау һәм бәйрәмгә әзерлек мәсъәләләре хакында барды. Алексей Кудрин Русиянең транспорт министрлыгына Башкортстанда юлларны төзекләндерү өчен биреләчәк субсидинең вакытында күчерелүен тәэмин итәргә кушты. Агымдагы яртыеллыкта ул 2 миллиард сум һәм икенче яртыеллыкта шул ук күләмдә булырга тиеш. Тимер юл министрлыгына Уфа тимер юлы вокзалын төзүгә, Мәдәният министрлыгына мәдәни чараларга ярдәм итү мәсъәләсе йөкләтелде. Мәдәният министры финанслаячак чаралар арасында Уфада табылган борынгы шәһәрне тикшерү өчен дә акча бүлү каралган.
XS
SM
MD
LG