Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаҗигагә бер адым


Уфа һава аланында Ту-134 очкычы һавага күтәрелә башларга тизлеген арттырган җирдән экстрен туктарга мәҗбүр булган. Очкыч экипажы командиры моны бер моторның дөрес эшләмәве белән аңлаткан. Аның сүзләренчә, төзексезлек турында белдереп кызыл ут янган. Очкыч юлдан чыгып өлгермәгән. Тизлекне арттыру һәм кискен тормоз ясау сәбәпле, очкычның тәгәрмәчләре кызган. Аларга янгын сүндерүчеләрнең су сиптерүен пасажирлар арасында очкыч яна башлаган икән дип аңлаучылар да булган. Очыш туктатылуның төгәл сәбәпләре ачыклана.

Мөнир Вафин. Уфа
XS
SM
MD
LG