Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта кимендә 15 кеше һәлак булган


Багдад – Бүген Гыйракта бер Британия хәрбие һәлак булган, тагын 3-се җәрәхәтләр алган. Көньяктагы Басра каласы янында гыйсьянчылар британнарның хәрби кәрванына ут ачкан.

Төньяктагы Мосул шәһәрендә гыйсьянчылар "Гыйрак Авазы" радиосының хәбәрчесен атып үтергән.

Атанкич көнне Гыйракның төрле урыннарында булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 15 кеше һәлак булган диелә.
XS
SM
MD
LG